Башҗитәк мәктәбе
Башҗитәк мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле аланнарга команда әзерләүне үз өстенә ала. Ел дәвамында башҗитәкләр төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру, кәгазъ эшләре белән эшләү.
Проектның максаты – Сәләтнең җәйге аланнарда башҗитәкләр командасын туплау.
Проектны тормышка ашыру этаплары:
1. Башҗитәкләр өчен гариза бирү кампаниясен ачып җибәрү (сентябрь).
2. Башҗитәкләр командасын туплау (октябрь).
3. «Сәләт» Йортында дәресләр уздыру (ноябрь-декабрь).
3. Күчмә мәктәп (февраль).
4. Җәйге аланнарда катнашу өчен әйдаманнар белән әңгәмә уздыру (февраль).
5. Алан программаларын тәкъдим итү (март).
6. Җәйге аланнарда команда эчендә программа әзерләү (март-май).
6. Җәйге кампанияне тормышка ашыру (июнь–август).
7. Җәйгә нәтиҗә ясау (сентябрь).
8. «Сәмрух» ел премиясе (декабрь).